Бүген Татарстан Республикасына эш визиты белән Чиләбе өлкәсеннән делегация килде. Кунакларны Казан шәһәре биологик корылмаларының ләм басуларын рекультивацияләү эшләре барышы белән таныштырдылар. Татарстанның экология министры урынбасары Егор Тарнавский коллегаларына рекультивация вакытында кулланыла торган технология турында сөйләде: «Ләм кырларын рекультивацияләү проблемасын хәл итү өчен республиканың фәнни җәмәгатьчелеге җәлеп ителде. Татарстан Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты белгечләре тарафыннан комплекслы тикшеренүләр үткәрелде. Хисап инженерлык эзләнүләренең алга таба комплексын үткәрү өчен техник бирем нигезенә салынган. Нәтиҗәдә, утильләштерү технологиясе биш төп мәсьәләне хәл итәргә тиешлеге билгеләнде: сусызландыру, йогышсызландыру, зарарсызландыру, утырмаларны аларны урнаштыру урынында турыдан-туры эшкәртү һәм эш барышында зарарлы исләрне нейтральләштерү.
Ул искәртеп узганча, ләм кырларын рекультивацияләү 2021 елдан алып барыла һәм 2024 елда «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында тәмамланачак. Бүгенге көндә барлык планлаштырылган эшләрнең 66% өлеше башкарылган.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанга булган эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко Казанның ләм кырларында һәм биологик чистарту корылмаларында булды һәм су объектларын савыктыру проблемаларын хәл итүдә мондый комплекслы алым һәм алдынгы тәҗрибәне бөтен ил буенча таратырга кирәклеген билгеләп үтте.