Татарстан ESG-критерийларга туры килү буенча рейтинг лидеры булды

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Илкүләм рейтинг агентлыгы МДУның ESG-лабораториясе экспертлары белән 2023 елда үз эшчәнлегендә тотрыклы үсеш булдырган һәм ESG-критерийларны интеграцияләү дәрәҗәсе буенча төбәкләрнең яңартылган рейтингын тәкъдим итте  (Environmental  – әйләнә-тирә мохит, Social – социаль җаваплылык, Governance – идарә). Топ-5 төбәккә Татарстан, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Липецк өлкәсе һәм Санкт-Петербург кергән, бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Татарстан барлык юнәлешләр буенча комплекслы эш нәтиҗәсендә алга чыккан. «2023 елгы рэнкингта Татарстан Республикасы барлык рейтинг блоклары буенча күрсәткечләрнең баланслы булуын тәэмин итә алды һәм ESG-көн тәртибенең барлык юнәлешләре буенча комплекслы эш нәтиҗәсендә лидерлыкка чыкты. Мәскәү ESG-рэнкингның икенче урынына күчкән. Башкала идарә-икътисадый блок (G) күрсәткечләренең күпчелеге буенча лидерлыкны дәвам итә, социаль күрсәткечләр блогы (S) буенча лидер белән беррәттән чыгыш ясый, әмма экологик блок (E) күрсәткечләре төркеме буенча түбәнрәк. Экологик блокта лидер – Татарстан Республикасы», – диелә хәбәрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International