2023 елда Татарстанның Экология министрлыгына Татарстан халкынан 11 844 мөрәҗәгать килгән.
Шуларның 6 меңе – «Мәктәп экопатруле» аша. Бу хакта киң вәкиллекле йомгаклау утырышы кысаларында экология министры Александр Шадриков әйтте.
Ул ассызыклаганча, Министрлык ачык ведомство булып тора – кайнар линия буенча һәм интернет-кабул итү системасы аша халыктан 5 меңнән артык мөрәҗәгать алынган. Һәр бишенче шикаять федераль күзәтчелек органнары вәкаләтләренә карый.
«Кешеләр безгә барлык экологик проблемалар турында язалар. Алар өчен кайсы ведомство – региональ яки федеральмы – күзәтчелекнең кем тарафыннан тәэмин ителергә тиешлеге мөһим түгел. Күзәтчелек – ул корал гына! Проблемаларның сәбәпләрен эзләү, анализлау һәм комплекслы хәл итү мөһим. Шул вакытта гына халык өчен файда һәм нәтиҗә булачак. Бу иң мөһиме!» – дип билгеләп үтте Александр Шадриков.
Экология министры үз докладында быелгы иң актуаль проблемаларга һәм шикаятьләргә җентекләп тукталды, бу – Казанның төньяк өлешендә яшәүчеләрдән атмосфера һавасының сыйфатына шикаятьләр, су объектларының пычрануына, санкцияләнмәгән чүплекләргә һәм Иделнең саегуына кагылышлы шикаятьләр.
Александр Шадриков санкцияләнмәгән чүплекләр буенча яңа тискәре тренд барлыкка килүен ассызыклады – бу чокырларны күмеп кую һәм моңа берничә мисал китерде. «Мәсәлән, Гудованцев урамындагы чүплек. Инспекторлар составы тарафыннан хокук бозу буенча барлык материал тупланды. Әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян 88 млн сумнан артык. Министрлык җирләрне чүпләү факты буенча зыянны каплау турында судка дәгъва белдерде. Карар көтәбез», – диде экология министры.
Гомумән алганда, узган ел калдыклар белән эш итү өлешендә 1 970 хокук бозу очрагы ачыкланган, зыян турында 265 хәбәр белдерелгән, шуларның 106сы – ике йөз унсигез миллион сумнан артык зыянны каплау турында. Ел йомгаклары буенча 1 755 кисәтү бирелгән.