Александр Шадриков: «Экологиянең торышы – безнең кешеләрнең тормыш сыйфаты»

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашында Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышы булып узды. Чыгышын башлаганда ук экология министры Александр Шадриков, экологик көн тәртибе һәрвакыт өстенлекле булды һәм шулай булып кала, дип билгеләп үтте. «Экологиянең торышы безнең кешеләрнең тормыш сыйфатын билгели. Фән елында бөек галимнәребезнең сүзләрен әйтәм: тормышның мәгънәсе – кешеләргә хезмәт итү. Бу залдагы һәркем бу фикерне уртаклаша дип ышанам», – диде табигать саклау ведомствосы башлыгы. Ул билгеләп үткәнчә, бер ел элек, үткән елгы киң вәкиллекле утырышта, барлык шикаятьләрне һәм сорауларны эшкәртү буенча уртак эшнең мөһимлеген ассызыкланган.

 «Кешеләрнең иминлеге – иң югары кыйммәт һәм өстенлек! Бу хакта Россия Президенты Владимир Владимирович Путин күп тапкырлар әйтеп килде. Дәүләт башлыгы инициативасы белән 16 илкүләм проект  эшләнә. Аларның берсе – «Экология» илкүләм проекты – илебез халкы файдасына икътисадый һәм технологик үсеш драйверы булды», – дип билгеләп үтте Александр Шадриков.

Узган ел республика традицион рәвештә «Экология» илкүләм проектының 4 федераль проектында да катнашкан. Бу – «Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Уникаль су объектларын саклау» һәм «Урманнарны саклау».

Бу проектларны гамәлгә ашыруга 2023 елда 3,5 млрд сум акча юнәлтелгән. Мәсәлән, «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында 2023 елда 2 833,9 млн сум акча бүлеп бирелгән.  Бүгенге көндә Казанның иң зур чистарту корылмаларында «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында реконструкция бара. «Реконструкция белән параллель рәвештә ләм кырлары да рекультивацияләнә. Бу федераль дәрәҗәдәге уникаль флагман проект, анда без, Казан башкарма комитеты белән берлектә, проблеманы хәл итүгә фәнни һәм комплекслы караш кулландык. Рекультивация Казан «Водоканал»ы тарафыннан ләм калдыкларын җылылык белән киптерү цехы кертелүгә бәйле», – дип сөйләде ведомство башлыгы. Ул аңлатканча, рекультивацияне тәмамлау әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны бетерәчәк һәм территорияләрне республиканың хуҗалык эшчәнлегенә кертергә мөмкинлек бирәчәк.

Министр шулай ук 2023 елда Озерное нефть ятмасының эшләми торган торба үткәргечләрен сүтү буенча сынау проектының да тәмамлануын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International