Татарстан укучылары утильләштерүгә 21 тоннадан артык батарея тапшырган

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында эшкәртелгән ток чыганакларын җыю буенча конкурска йомгак ясалды. Республика укучылары һәм балалары 2023 елның сентябреннән декабренә кадәр 21 тонна 222 кг батареяне утильләштерүгә тапшырган.

Иң күп батарея җыелган:

- Түбән Кама районы – 1500 кг

- Балтач районы – 1139 кг

- Кукмара районы – 753 кг

- Актаныш районы – 744 кг

- Лениногорск районы – 636 кг

- Зәй районы – 510 кг

Барлык эшкәртелгән ток чыганаклары төбәк операторлары тарафыннан алга таба эшкәртү өчен Чиләбедәге «Мегаполисресурс» компанияләр төркеме заводына чыгарылган.

Исегезгә төшерәбез, конкурс ике этапта уза. 1 апрельдә, санитар-экологик икеайлык белән бергә, батарея җыю буенча икенче этап старт алачак. Анда республиканың барлык мәктәпләре һәм балалар бакчалары катнаша ала. Җыю вакытында тупланган батареяларны үз муниципаль берәмлегең мәктәбенә алып килергә кирәк, аннан аларны төбәк операторлары алып китәчәк.  Хәзер Татарстан Республикасында  ток чыганакларын җыю буенча 48 пункт бар. Барлык адресларны да «Мегаполисресурс» дәүләт корпорациясе сайтында белергә мөмкин https://eco2eco.ru/map/

Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүмат: https://eco.tatarstan.ru/aktsiya-po-sboru-otrabotannih-batareek-v.htm.

Исегезгә төшерәбез, эшкәртелгән ток чыганакларын җыю акциясе Министрлык тарафыннан 2019 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты – балаларны һәм өлкәннәрне ККК аерым җыюга җәлеп итү, шулай ук халыкның экологик грамоталылыгын арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International