Александр Шадриков: «Экология – өстенлекле проектлар исемлегендә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин да күп тапкырлар сөйләде: кешеләрнең иминлеге – ул югары кыйммәт»

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

Бүген журналистлар белән очрашуда Александр Шадриков соңгы берничә елдагы аналитиканы  китерде. Мәсәлән, 6 ел эчендә Татарстанда ташландыклар күләме – 657,6 меңнән 423,1 мең тоннага кадәр, ә ташланган су күләме 319,7 млн кубометрдан 243,3 млн кубометрга кадәр кимегән.

Чистарту корылмаларын төзү һәм реконструкцияләү, әйләнешле су белән тәэмин итү схемаларын кертү, предприятиеләр тарафыннан һава саклау чараларын үтәү, шулай ук экологик чиста ягулык һәм транспортка күчү хисабына чистартуның нәтиҗәлелеген арттыру нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты кими.

«Узган очрашуда мин 30 ел эчендә чыгарылган ташландыкларны 21,4% киметү турында сөйләдем. Быел инде бу күрсәткеч тулай төбәк продукты үсешен саклап калып, 24,8% җитә, дип әйтә алабыз», – дип билгеләп үтте экология министры.

Бу Татарстан предприятиеләренең экологик юнәлешле булуы турында да сөйли, дип ассызыклады Александр Шадриков. Экология министрлыгы on-line режимында хәзер атмосфера һавасында пычраткыч матдәләр концентрациясе турында мәгълүматны безнең предприятиеләрнең 9 АСКЗА станциясеннән ала. Бу «Түбән Кама нефтехим» ГАҖнең атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 5 автомат станциясе, «Татнефть» ГАҖнең атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 3 станциясе һәм «ТАНЕКО» АҖнең 1 контроль станциясе. «Мондый ачыклык һәм экология мәсьәләләренә җаваплы мөнәсәбәт нәтиҗә бирде инде – ел йомгаклары буенча Түбән Кама, Әлмәт территорияләрендә артыклыкларның кимүен күрәбез. Бу халыктан шикаятьләр санының кимүе белән дә раслана. Шуны да билгеләп үтәсем килә, соңгы 5 елда Түбән Камада атмосфера һавасының пычрануы сәбәпле гражданнардан мөрәҗәгатьләр саны 10 тапкырга диярлек кимеде. Ирешелгән нәтиҗәләргә карамастан, Түбән Кама сәнәгать узелының актив үсешен исәпкә алып, предприятиеләр белән уртак эш дәвам ителергә тиеш. Тиздән «Казан органик синтез» ГАҖ станциясеннән дә мәгълүмат алачакбыз. Автомат станция биредә 15 декабрьдә эшли башлады», – дип сөйләде Александр Шадриков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International