Александр Шадриков: «Халкыбызның ышанычы, Татарстан җитәкчелегенең ярдәме – бу бик мөһим һәм әһәмиятле. Мондый ярдәм һәм ышаныч аркасында Экология министрлыгы иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә курыкмый»

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында журналистлар белән Яңа ел алды очрашуы булып узды. Ике сәгатьтән артык барган чарада экология министры Александр Шадриков берничә ел элек ведомство алдында торган глобаль бурычлар һәм аларның хәзер ничек хәл ителүе турында сөйләде. Диалог искә төшерүдән башланды, Александр Шадриков ел дәвамында килгән һәм нәкъ бер ел элек очрашуда яңгыраган сораулар өчен барысына да рәхмәт белдерде: «Мин бер ел элек бу залда яңгыраган барлык сорауларыгызны хәтерлим. Сез Самосыр полигонын рекультивацияләүдә кулланыла торган технологияләр, торбаларны сүтү буенча сынау проекты турында сораган идегез. Бүген шуны әйтә алам: бу проектлар гамәлгә ашырылды инде». Саннарга күчерсәк, 2018 елдан 2023 елга кадәр Татарстанда 1 125 табигать саклау чарасы уздырылган, аларга барлыгы 60,5 млрд сум сарыф ителгән. Бу 2,5 млн татарстанлының экологик яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек биргән. 65,6 млрд сумлык зыян булдырылмый калган. «Безнең өчен иң мөһиме – халкыбызның иминлеге. Без сезнең белән шуның өчен эшлибез. Һәм сез бу мәсьәләдә безнең фикердәшләребез!»

Табигатьне саклау ведомствосы башлыгы Татарстанның быел тәмамланган сынау проектлары турында җентекләп сөйләде – бу Самосыр полигонын рекультивацияләү һәм су баскан Озерное ятмасының нефть үткәргечен демонтажлау. Бүген журналистларга беренче тапкыр Самосыр полигонында кертелгән актив дегазация системасының ничек эшләвен күрсәттеләр.

«Без тискәре йогынты объектын бетерү белән беррәттән зарарлы газдан файда китерә башладык. Энергия җайланмасы энергия эшләп чыгаруга әзер! Башкарма комитеты белән әлеге электр энергиясе кулланылачак шәһәр мәсьәләсен хәл итәбез», – дип сөйләде министр. 

Александр Шадриков республикада эре сынау проектларының «Экология» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылуы турында билгеләп үтте һәм саннар китерде. 2019 елдан Татарстанда илкүләм проект кысаларында 17,6 млрд сумлык 30 чара үтәлгән инде. 2024-2026 елларга 5,7 млрд.сумлык тагын 8 чара каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International