Түбән Каманың эре предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә бу зонада һава буенча күрсәткечләрнең арту саны берничә тапкыр кимегән

2023 елның 26 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Түбән Кама сәнәгать үзәген үстергәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча ведомствоара даими эшләүче эшче төркем утырышы булып узды.  Исегезгә төшерәбез, координациясе Экология министрлыгына беркетелгән эшче төркем 2006 елда оештырылды.  Киңәшмәдә Татарстанның экология министры Александр Шадриков, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, Татар табигатьне саклау районара прокуроры Айрат Низамиев, Түбән Кама районының эре предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Утырышта Түбән Кама районында әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән эшләргә йомгак ясалды.

Үз докладында Татарстанның экология министры Александр Шадриков Түбән Каманың эре предприятиеләренең табигатьне саклау эшчәнлеген уңай бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, мондый җаваплы алым ярдәмендә бу зонада һавада теркәлгән артулар саны 5,7 тапкыр кимегән.  «Без 2019 елдан бирле Түбән Кама районында яшәүчеләрдән һаваның сыйфатына карата шикаятьләрнең 10 тапкырга диярлек кимегәнен күрәбез. Әгәр 2019 елда бу 583 мөрәҗәгать булса, быел без 60 шикаять алдык», – дип билгеләп үтте Александр Шадриков.

Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров 2022 һәм 2023 елларда Түбән Кама сәнәгать үзәгенең йогынты зонасында атмосфера һавасын саклау юнәлеше буенча башкарылган эшләр турында хәбәр итте.

Доклад белән шулай ук «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ генераль директоры Марат Фәләхов чыгыш ясады.

«Без ел саен яңа технологияләр кертәбез, булган куәтләрне реконструкциялибез һәм модернизациялибез. Безнең барлык инициативаларыбыз җитештерүнең экологиялелеген арттыруга юнәлдерелгән. Түбән Кама районында экологик хәлне яхшырту – табигатьне саклау эшчәнлегенең төп өстенлекләренең берсе, – дип билгеләп үтте «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ генераль директоры. 

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов Түбән Камада БСИ һәм Төзүчеләр поселогы районында суүткәргеч-канализация хуҗалыгы эше мәсьәләләре, шулай ук Түбән Кама сәнәгать узелы ягына транзит транспорт агымын киметү өчен М-7 урау автомагистрале участогы төзелеше турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International