Александр Шадриков: «30 ел эчендә тулай төбәк продукты 2,9 тапкырга арткан, ә ташландыклар күләме 24,8% кимегән»

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

Экология министры республиканың декарбонизация кысаларында нинди уңышлары һәм сәнәгатьнең моңа каршы ниләр эшләве турындагы сорауга җавап бирде. Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, Татарстанда 6 ел эчендә табигатьне саклау чараларына 60,5 млрд сум акча салынган, шуның яртысыннан артыгы – безнең предприятиеләр акчасы.  «Без Идел буе федераль округында бизнесның экологиягә керткән өлеше буенча беренче урында торабыз. Һава мониторингы буенча карасаң да: 17 станция – безнеке һәм тагын 9 мониторинг станциясен безнең өчен предприятиеләр ача. Бу «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ,  «Татнефть» ГАҖ, бу «ТАНЕКО» ГАҖ. 15 декабрьдә «Казаноргсинтез» ГАҖ үз станциясе белән безгә чыга башлады».

Предприятиеләрнең югары экологик юнәлешлелеге декарбонизация буенча актив эш алып барырга мөмкинлек бирә. «Хәзер без углерод берәмлеген монетизацияләү мәсьәләсен тикшерәбез. Барлык тармаклар, барлык юнәлешләр актив эшкә җәлеп ителгән, һәм без статистиканы күрәбез: парник газлары 12,7% кимегән, ә йотылу күренеше 14,2% арткан. Бу, шул исәптән, урманнарны арттыру, сәнәгатьтән чыккан калдыкларны киметү хисабына», – дип ассызыклады министр.

«Башта безнең бурыч, кабатлап әйтәм, проблемаларны системалы рәвештә хәл итү өчен структуралаштыру. Без һәрвакыт мәсьәләләрне бергә һәм комплекслы хәл итү турында сөйләшергә әзер. Министрлык эшчәнлегендә уртача өлешнең 7 проценты гына – рөхсәтсез чүплекләр. Калган 93% – фән белән эшләү, мониторинг, аналитика, әзерләү һәм карар кабул итү», – дип билгеләп үтте табигать саклау ведомствосы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International