Бүген экология министры Александр Шадриков «Реальное время» интернет-нәшриятының онлайн-конференциясендә кунакта булды. Журналистлар белән очрашу ведомство төзелүнең 31 еллыгы көнендә булды. 1992 елның 25 декабрендә ТАССР Югары Советының Татарстан Республикасы Әйләнә-тирә мохитне һәм табигый ресурсларны саклау министрлыгын булдыру турында карары чыга (1988 елдан ТАССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә ТАССРның Табигатьне саклау буенча дәүләт комитеты эшли). Интервью башында ук Александр Шадриков Министрлыкта эшләгән һәм эшли торган һәркемгә рәхмәт белдерде, ведомство ветераннарының керткән өлешләрен аерым ассызыклады. «Без экология өлкәсендә координаторлар, без комплекслы чишелешләр эшлибез. Бүген бездә булган эшләнмәләр, әлбәттә, ветераннарыбызның да, фән белән хезмәттәшлек итүнең дә казанышы. Бүген без гражданнарыбызның иминлеген яхшырту өчен теләсә нинди пилот проектын үз өстебезгә алырга әзер.
Экология нәрсә ул? Беренче чиратта, бу безнең кешеләрнең сәламәтлеге: алар нәрсә сулый, нинди су эчә, ни белән яшиләр», – дип билгеләп үтте министр.
Быел ведомство тарафыннан «Экология» илкүләм проекты кысаларында эре сынау проектлары төгәлләнде, болар – Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә эшләми торган күл ятмасының нефть үткәргечен сүтү һәм Самосыр полигонын рекультивацияләү. Киләсе елда төгәлләнергә тиешле иң зур проект итеп экология министры Казанның БОСК ләм кырларын рекультивацияләүнең флагман проектын билгеләде. «Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча без фән белән бик күп эшләдек: техник биремнәр әзерләдек, бергәләп фәнни-техник киңәшләр үткәрдек. Галимнәрнең зур эше башкарылды, моның өчен мин аларга бик рәхмәтле. Безгә 36 карар керде, шуларның 32се фәнни-техник совет тарафыннан каралды.
Экология министры аерым ассызыклаганча, ләм кырларын бетерү комплекслы алымнан башка мөмкин булмас иде. «Татарстанда хакимият, фән һәм җәмгыять диалогы барлыкка килде, шуның аркасында комплекслы алым гамәлгә ашырылырга мөмкин. Нәкъ менә шушы эшләнмәләр белән без Россиянең 16 төбәге белән РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко кушуы буенча үткәрелгән семинар-киңәшмәдә дә уртаклаштык». Без тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзербез һәм Бөек Новгородтагы коллегалар бездән рекультивацияләү буенча чаралар комплексы технологиясен сорадылар инде. Әмма без үз чишелешләребез белән генә уртаклашып калмыйбыз, ә башкаларны да кабул итәбез. Без башкалардан да өйрәнәбез», – дип ассызыклады экология министры.