«Харатс» ҖЧҖ әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян өчен 4 млн сумнан артык акча түләячәк

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама шәһәренең Ильинка авылындагы җир кишәрлегендә законсыз ком чыгару турында алынган мәгълүмат буенча, Экология министрлыгының Дәүләт инспекциясе идарәсе хезмәткәрләре урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында лицензиясез ком чыгару ачыкланган. Экологлар әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны исәпләп чыгарган. Ул 4 млн 102 мең сум тәшкил итә. Хокук бозучыга карата («Харатс» ҖЧҖ) Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәр судына зыянны каплау турында дәгъва җибәрелгән. Экологларның дәгъва таләпләре канәгатьләндерелгән, суд әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны капларга мәҗбүр итте. Әмма «Харатс» ҖЧҖ республиканың Югары Судына апелляция шикаяте бирде. Югары суд Түбән Кама шәһәр суды карарын үзгәрешсез калдырды.

Бүгенге көндә эш материаллары «Харатс» ҖЧҖгә карата башкарма производствоны кузгату һәм зыянны мәҗбүри түләттерү турында суд приставлары хезмәтенә тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International