Профилактика – иң яхшы практика. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары профилактик визитларын дәвам иттерәләр

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, профвизит барышында инспекторлар, кагыйдә буларак, төбәк күзәтчелегенә ия булган предприятиеләр, оешмалар яки объектлар турында өстәмә мәгълүмат җыялар. Барлык аңлатмалар да тәкъдим итү характерында. Профилактик визит вакытында оешмаларга законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуны бетерү турында күрсәтмәләр бирелми һәм штрафлар түләнми. Быел Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары 28 профилактик визит үткәргән. Мондый визитлар вакытында оешма җитәкчеләре консультация алырга мөмкин:

- оешма эшчәнлегенә куелган мәҗбүри таләпләр турында;

- куркыныч критерийларына туры килү турында;

- хәтәрлек категориясен киметүнең нигезләре һәм тәкъдим ителгән ысуллары турында;

- контроль (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында.

Профилактик визитка гаризалар формасы Министрлык сайтында урнаштырылган:

- экологик юнәлеш буенча https://eco.tatarstan.ru/tipovie-narusheniya-i-razyasneniya-k-nim.htm

- геологик юнәлеш буенча https://eco.tatarstan.ru/profilaktika-narusheniy-obyazatelnih-trebovaniy-5593089.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International