Бүген Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков белән Яңа ел алдыннан туры эфир узды. «Татарстан Онлайн» тапшыруында министр табигатьне саклау чаралары, «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде һәм халыкның сорауларына җавап бирде. Бер сәгать эчендә 50 сорау һәм 150 шәрехләмә килде. Татарстанлылар 2023 елда кайсы экологик чараларның тәмамлануы, контейнер мәйданчыкларын һәм кар чүплекләрен чүпләү проблемалары белән кая мөрәҗәгать итеп булуы, киләчәктә экологик аңлылык буенча нинди проектлар планлаштырылуы турында кызыксындылар, Казанның төньяк зонасында атмосфера һавасының сыйфатына кагылышлы проблемага тукталып уздылар. Экология министры билгеләп үткәнчә, быел Министрлык кешеләрдән һава сыйфатына карата шикаятьләр белән 892 мөрәҗәгать алган. Казанның бу зонасында урнашкан өч АСКЗА станциясендә 705 меңнән артык пычраткыч матдә үлчәүләре башкарылган, 492 артыклык очрагы теркәлгән, шуларның 80% артыгы – күкертле водород буенча. Барлык артыклык очраклары буенча да эш уздырылган һәм белешмәләр Росприроднадзорга тапшырылган, чөнки Казанның төньяк зонасындагы ташландыкларның 81 проценты федераль экологик күзәтчелеккә тиешле предприятиеләрдән чыгалар. «Гаеплеләрне бары тик суд кына билгели, федераль коллегаларыбыз эшне ахырына кадәр җиткерерләр дип өметләнәм һәм без кемнең турыдан-туры бозучы булуын һәм атмосфера һавасының сыйфатына тискәре йогынты ясавын белербез. Бу бик зур эш, һәм без шикаятьләрнең азрак булуын билгеләп үтәбез», – дип сөйләде экология министры. Бер сәгать дәвамында Александр Шадриков халыкның сорауларына җавап бирде һәм туры линияне тәмамлаганда экологиянең чикләре булмаган һәм барысын да берләштерә торган нәрсә булуы турында билгеләп үтте.
«Безнең көч – бердәмлектә. Нинди тармак, нинди тема, проблемалар булмасын, бары тик бердәмлек кенә безне көчлерәк итә ала. Безнең тармак турында сүз барганда, экология безне, чыннан да, берләштерә. Чиста һава һәркемгә кирәк, чиста су һәркем өчен мөһим. Киләсе елда без сезнең белән бик күп яхшы эшләр башкарырбыз дип ышанам! Экологик акцияләребезгә булышкан өчен барлык халкыбызга рәхмәт. Чөнки без эшләгән эшләр, без башлап җибәргән гамәлләр – бу, беренче чиратта, безнең халык файдасына», – дип ассызыклады Александр Шадриков.
Шулай ук министр быел Татарстанның өченче тапкыр «Россия суы» бөтенроссия ярларны җыештыру акциясендә җиңүче булуы турында да искәртте һәм бу җиңүнең республикада яшәүчеләрнең барысының да җиңүе буларак билгеләп үтте. Ул барлык татарстанлыларга уңышлар, иминлек теләде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.