Нокса елгасын экотернәкләндерү проекты 2024 елда ук гамәлгә ашырылырга мөмкин

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

Тура линия вакытында бүген Казан халкыннан Казансу һәм Нокса елгаларын савыктыру турында сораулар яңгырады. Бүген Министрлык «Су объектларының экологик торышын яхшырту» фәнни-тикшеренү проектын гамәлгә ашыра, дип сөйләде Татарстанның экология министры.  Казансу елгасында фәнни эш 2022 елдан  башкарыла. «Тискәре факторларның, бигрәк тә диффуз агымга йогынтысын өйрәнәбез.  2023 елда проектның икенче этабы гамәлгә ашырыла. Россия Табигать министрлыгы карамагындагы «ВНИИ Экология» фәнни-тикшеренү эшләренең чираттагы күләмен башкарды, диффуз агымы белән көрәш буенча тәкъдимнәр кертелде.

Моннан тыш, әлеге проект кысаларында һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге елга үзәнен чистарта башлады, су объекты чикләрендә урман ясарга планлаштырабыз, болар барысы да елганың сәламәтләнүенә һәм экологик торышын яхшыртуга ярдәм итәчәк». Нокса елгасын сәламәтләндерү буенча сорауга җавап биреп, Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, бу Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге идеясе, ул Татарстан Экология министрлыгында да, Татарстанның Төзелеш министрлыгында да, Казан шәһәре Башкарма комитетында да хуплау тапкан.  «Россия экология җәмгыятенә, Төзелеш министрлыгына, Казан башкарма комитетына зур рәхмәт. Бергәләп без эзләнүләр үткәрдек, елгага карата 25тән артык тикшерү үткәрелде, иң проблемалы урыннар ачыкланды. 27,9 км елга үзәнен чистарту проекты проектның смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерү буенча дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алды. Гомуми бәясе – 703,4 млн.сум. Чараны этаплап тормышка ашыру максатыннан 7 өстенлекле эш участогы бүлеп бирү буенча тәкъдимнәр әзерләнде. 

«Президент Владимир Владимирович Путин, «Иделне савыктыру» проектыннан соң без башка су объектларын да савыктыру белән шөгыльләнәчәкбез, дигән бурыч куйды. Бу проектны да без сезнең белән халкыбыз файдасына тормышка ашырырбыз дип өметләнәбез», – дип йомгаклады табигать саклау ведомствосы башлыгы.

Хәзер су объектларын экологик савыктыру буенча бердәм федераль проект чаралары исемлеген формалаштыру кысаларында Ноксаны экотернәкләндерүне гамәлгә ашыру мөмкинлеге карала. 2024 елдан гамәлгә ашыра башлау бурычы тора, дип билгеләп үтте министр.

Белешмә өчен:

РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча, 2025-2030 елларга елгаларны һәм күлләрне экологик савыктыру буенча бердәм федераль проект Россиянең барлык төбәкләрендәге барлык эре су объектларын үз эченә алачак. Ул ким дигәндә 80 миллион россияленең тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Эфир язмасы сылтама буенча: https://vk.com/video-85877975_456243338

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International