Бүген Кыргызстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшембиев Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында булды. Кунакны сәламләп, Татарстанның экология министры Александр Шадриков ведомство эше турында сөйләде – бу «Экология» илкүләм проекты кысаларында башкарыла торган эш, экомониторинг, җир асты байлыкларыннан файдалану, дәүләт экология күзәтчелеге, экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсен цифрлы трансформацияләү, экологик агарту. Моннан тыш, генконсулга Экология министрлыгының сынау проектларын тәкъдир иттеләр, шул исәптән «Ак барс» биологик төрлелекне саклау үзәген булдыру турында да сөйләделәр, ул «Ак барс» мәчесенең сирәк төрләрен өйрәнү проектының дәвамы булачак. Проект, Россия Табигать министрлыгы ярдәме белән, «Экология» илкүләм проектының «Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү» федераль программасына кертелгән.
Шулай ук кунакка балабан лачыннарын реинтродуцияләү буенча Татарстан проекты да күрсәтелде. Исегезгә төшерәбез, ТР Экология министрлыгының «Яхшы эшләр формуласы» СИБУР конкурсы грантына гамәлгә ашырылган балабан лачыннары популяциясен торгызу буенча пилот эше фәнни җәмәгатьчелекнең фәнни ярдәме белән һәм волонтерларны җәлеп итеп алып барылды. Проектны гамәлгә ашыру сирәк очрый торган лачын сыманнар популяциясен арттырырга, алга таба шундый ук проектлар үткәрү өчен тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә, шулай ук Идел-Каманың балабан лачыннары популяциясен торгызу өчен алшартлар бирә. Министрлык проекты «Биологик төрлелекне саклау өлкәсендә иң яхшы проект» номинациясендә «Ышанычлы партнер – Экология» V Бөтенроссия табигатьне саклау практикалары конкурсында җиңүче булды һәм география, экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә «Бәллүр компас» илкүләм премиясенең иң яхшы өч проекты арасына керде.