Экология министры урынбасары Егор Тарнавский: «Халыкны экологик белем белән тәэмин итү дәрәҗәсе 34,7% кадәр артты»

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский һәм экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ольга Артемьева Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик акцияләре турында сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан «Экология» илкүләм проектының «Россия суы» бөтенроссия акциясендә кабат җиңү яулады. Бүләкләү Мәскәүдә ВДНХда Россия Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында узды.

«Безнең өчен бу, чыннан да, шатлыклы яңалык. Татарстан өченче ел рәттән алда бара һәм боларның барысы да җиңел генә бирелми. Быелгы чараларда 323 меңгә якын кеше катнашты, ә бу бөтен ил буенча акциядә катнашучыларның гомуми санының биштән бер өлеше.  Гомуми тырышлык белән 9 мең км яр буе чистартылды һәм 22 мең куб.м. чүп җыелды. Барлык халыкка зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Бу безнең уртак казанышыбыз, уртак җиңүебез», – дип рәхмәт белдерде министр урынбасары Егор Тарнавский. Аның сүзләренчә, елдан-ел табигатьне саклау акцияләрендә катнашучылар саны арта, ә чүп-чар күләме кими бара.

Тагын бер күңелле яңалык – Татарстан «БумБатл» Бөтенроссия акциясенең ТОП-5 исемлегенә керде. Макулатура җыю буенча масштаблы инициатива Россия Президенты Владимир Путин карары буенча гамәлгә ашырыла торган «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен «Экосистема» иҗтимагый экологик хәрәкәте эгидасы астында узды. Бер ай эчендә татарстанлылар 185 тонна макулатура җыя алдылар.

Чиләбедә узган Бөтенроссия балалар экология форумында Татарстан укучыларының җиңүе турында экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ольга Артемьева җентекләп сөйләде. «Республиканы 26 укучы тәкъдим итте, алар ярларны чистарту проектын әзерләделәр. Балалар фикеренчә, сулык ярларының пычрану динамикасын ачыклау һәм күзәтү эшендә спутникның космос фотосурәтләрен анализлау ярдәм итәчәк. Югарыдан мондый космик караш иң проблемалы зоналарны оператив рәвештә табарга һәм территорияләрне җыештыру өчен мәктәп отрядларын тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте ул.

«Без ел саен үткәргән чаралар халыкка экологик белем бирүне арттырырга ярдәм итә. Быел экологик юнәлешле татарстанлылар саны 34,7% кадәр артты», – дип ассызыклады Егор Тарнавский.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International