«Экология» илкүләм проектының «Россия суы» акциясенең 10 нчы, юбилей сезонына нәтиҗәләр бу якшәмбе көнне үк ясалачак

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

3 декабрьдә Мәскәүдә «Россия» халыкара күргәзмә-форумында «Россия суы» Бөтенроссия акциясе лидерларын бүләкләү узачак. Биредә иң күп өмәләр үткәргән һәм елгалар һәм сулыклар ярларын чистартып, иң күп чүп-чар җыйган кешеләрне атаячаклар.

Су объектлары ярларын чистарту буенча «Россия суы» Бөтенроссия акциясе «Экология» илкүләм проекты кысаларында (РФ Президенты Владимир Путин инициативасы) 2014 елдан бирле үткәрелә һәм елдан-ел үз географиясен киңәйтә. Акция гамәлдә булган вакытта йөзләрчә мең кеше җыештыруга чыга, ә сулыклар ярларыннан 10,9 миллион капчык чүп-чар җыелган. Бу елда гына да Россиянең барлык төбәкләрендә 1 576 711 кеше өмәгә чыккан, гомуми көч белән 38 459,4 км яр буе чистартылган һәм 1 847 737 капчык чүп җыелган.

Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры билгеләп үткәнчә, Татарстанда әлеге акциягә аеруча дулкынландыргыч мөнәсәбәт, мондый экологик волонтерлыкка күбрәк кеше кушыла: «Яр сызыкларын җыештыруга чыккан кеше беркайчан да үзе чүпләмәячәк. Су объектларының, ярларның чисталыгы бездән тора. Республика акциядә 2019 елдан бирле катнаша, һәм без инде ике тапкыр – 2021 һәм 2022 елларда җиңүче булдык. Ләкин җиңү – иң мөһиме түгел, безнең төп бурыч – без яшәгән җирдә һәрвакыт чиста булсын өчен тәртип урнаштыру. Экология берләштерә!»

3 декабрьдә яңа нәтиҗәләр көтәбез һәм Татарстан өчен җан атачакбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International