«БумБатл» Бөтенроссия акциясендә катнашучылар узган ял көннәрендә Казанда бер тонна макулатура җыйдылар

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Россиядә «Бумбатл» масштаблы экологик акциясе дәвам итә. Узган ял көннәрендә «Мега» сәүдә үзәге парковкасында казанлылар бер тонна макулатура тапшырдылар. Һәр катнашучы 50 килограммга якын макулатура алып килгән иде, болар – иске катыргы, китаплар, журналлар һәм газеталар, ә алмаш итеп аларга театрга билетлар бирелде.  Катнашучылар арасында 58 билет уйнатылды. Болар – Казан яшьләр театры, Габдулла Тукай исемендәге татар филармониясе, Сәлих Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ, Галиәсгар Камал исемендәге театр һәм Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы – «БумБатл» Бөтенроссия акциясе кысаларында макулатура җыю буенча төбәкләр арасында лидерлар өчлегендә. «БумБатл» старт алганнан бирле ил буенча макулатураны тапшыруга 276 000 артык кеше кушылган, алар 1400 тоннадан артык кәгазь чималын эшкәртүгә җибәргән.  Акциядә катнашу һәм табигатьне саклауга үз өлешеңне кертү өчен, бумбатл.рф сайтында теркәлергә, үзең турында яки оешма турында мәгълүмат кертергә, макулатураны якындагы кабул итү пунктына китерергә һәм хисапны шәхси кабинетка йөкләргә кирәк. Акция «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International