Татарстанның өч районында табигатьне саклау чаралары 100% үтәлгән, алар җирле бюджетка экологик түләүләрдән кергән керемнәр хисабына гамәлгә ашырыла

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

Экология министрлыгында экологик түләүләрдән алынган акчага табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру буенча быел 9 айда беренчел йомгак ясалды. 2023 елның 9 ае йомгаклары буенча Арча, Спас һәм Кукмара районнарында каралган эшләрнең 100% гамәлгә ашырылган инде. Чистай, Буа, Биектау, Питрәч, Ютазы һәм Тәтеш районнарында эшләр 75% артык дәрәҗәдә башкарылган.

Табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыруга иң эре финанс чаралары каралган районнар бар, әмма үзләштерү 30% да кимрәк, болар – Түбән Кама, Тукай, Сарман, Югары Ослан районнары.

Шулай ук 12 районда табигатьне саклау чаралары бердә үтәлмәгән.  Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Рәисе карары буенча, 2012 елдан башлап, Татарстан Республикасында җирле бюджетларның экологик түләүләрдән (әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләү, гомуми таралган файдалы казылмалар чыгаруга салымнан, табигать саклау законнары таләпләрен бозган өчен түләтелгән акчалардан) кергән керем күләмендә акчалары табигать саклау чараларын башкаруга юнәлдерелә.

Район башкарма комитетлары чараларны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән килештерәләр һәм тиешле килешүләр төзиләр.

Шулай итеп, 2012 елдан башлап 2,5 млрд сумлык 1 700дән артык чара гамәлгә ашырылган.

Агымдагы елда 308,3 млн сумлык 215 табигать саклау чарасы каралган, шулар арасында:

90,8 млн.сум – санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерүгә, калдыклар җыю урыннарын төзекләндерүгә;

61,8 млн.сум –торак пункт территорияләрен төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә;

57,2 млн.сум – хуҗалык-көнкүреш агынты суларын чистарту корылмаларын төзүгә, ремонтлауга;

41 млн.сум – табигатьне саклау чараларына проект-смета документациясен эшләүгә;

26,8 млн.сум – карьерларны рекультивацияләүгә;

24,3 млн.сум – ярны ныгыту һәм суны тирәнәйтү эшләренә, чишмәләрне, сулыкларны һәм елга ярларын чистартуга;

6,4 млн.сум – ГТС декларация алды тикшерүенә, су объектларының торышын яхшыртуга, себер язвасы булган терлек каберлекләренең санитар-күзәтү зонасын кыскарту буенча проектлар эшләүгә, экологик белем бирүгә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International