Чүпрәле районы укучылары экологларга нинди экоакцияләрдә катнашулары хакында сөйләделәр

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

ТР Экология министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе инспекторлары Чүпрәле районының Иске Чүрәле мәктәбендә экодәрес үткәрде. Инспекторлар укучыларга урманда үзеңне ничек тотарга һәм табигатькә ярдәм итү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Иске Чүрәле мәктәбе укучыларына «Зыян салма» принцибы күптән билгеле, алар экологларга экология акцияләрендә актив катнашулары турында сөйләделәр. Бөтен сыйныф белән батареялар җыялар һәм макулатура тапшыралар икән.

«Укытучыларның да укучылар белән экологик эш алып барулары яхшы. Без, инспекторлар буларак, мәктәп укучыларының табигатьне саклауга зур кызыксыну күрсәтүләрен сизәбез. Балалар теге яки бу экоакциядә ничек катнашулары турында рәхәтләнеп сөйлиләр, чөнки мәктәптә макулатура җыю – үсеп килүче буынның игътибарын табигатьне яклауга җәлеп итү мөмкинлеге генә түгел, ә балаларны актив җәмәгать эшенә җәлеп итү вариантларының берсе дә», – дип билгеләп үтелә ТР Экология министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе инспекторы Ләйсән Гыйматдинова.

Очрашу ахырында инспекторлар укучыларны территориаль идарәгә кунакка чакырдылар, анда аларга экологик лабораторияне күрсәтергә вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International