Экология министрлыгында биотөрлелекне һәм экологик туризмны саклау проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

2023 елның 6 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология министрлыгында «Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү» федераль проектының проект офисы җитәкчесе Людмила Поплавская һәм «Табигатьне тергезү» хәйрия фондына нигез салучы, президенты Наталья Торнквист белән эшлекле очрашу узды.

Кунакларны сәламләп, Татарстанның экология министры Александр Шадриков ведомство эшендә юнәлешләр турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар Экология министрлыгының пилот проектларын тәкъдир иттеләр – бу Кызыл китап лачыны – балабан популяциясен торгызу, «Ак барс» биологик төрлелекне саклау үзәген булдыру һәм Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы территориясендә дендрарийны үстерү. Министрлык проектларының фәнни яктан тәэмин ителеше, экоагарту эшчәнлеге һәм экотуризм үсеше аеруча билгеләп үтелде.

Исегезгә төшерәбез, быел лачын-балабан популяциясен торгызу буенча пилот проекты гамәлгә ашырылды, ул узган ел «Яхшы эшләр формуласы» СИБУР грант конкурсында җиңүче булды. Халык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча проект «Бәллүр компас» халыкара премиясе лидерлары өчлегенә керде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International