Апаста 300дән артык укучы чистага уйнады

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Татарстанның 6 районыннан 300дән артык укучы Апас районында Сабантуй уза торган майдан территориясен чистартты. Җыештыруда республиканың Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары балалары катнашты. Өмә «Мәктәп чисталык кубогы» экологик турниры кысаларында «Чиста уеннар» квест-уен форматында узды.  Катнашучыларга уңышлар теләү һәм җыештыру өчен кирәкле инвентарь һәм ТР Экология министрлыгыннан бүләкләр тапшыру өчен Идел аръягы территориаль идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Лилия Казакова килде. Бер сәгать эчендә балалар 1834 кг калдык җыя алдылар – бу 258 капчык, шул исәптән 66 капчык пластик, 67 капчык пыяла һәм 105 капчык катнаш калдыклар.

Уен нәтиҗәләре буенча Буа районыннан «Чиста күк» командасы җиңүче булды.

Чара Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе ярдәмендә үткәрелде.

«Мәктәп чисталык кубогы» проекты Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте «Беренчеләр хәрәкәте» грант ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International