100 волонтер Идел-Кама дәүләт табигать тыюлыгын җыештыруда катнашты

2023 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Идел-Кама дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә «Илне ачып» Бөтенроссия акциясе кысаларында экоөмә узды. Анда Казанның 13 мәгариф оешмасыннан 100 эковолонтер катнашты. «Илне ачып» Бөтенроссия акциясе – «Россия экология операторы» ППК тарафыннан «Экосистема» хәрәкәте һәм Россия Табигать министрлыгының Росзаповедцентры белән берлектә оештырылган федераль әһәмияттәге махсус саклана торган табигый территорияләрдәге өмәләр марафоны.  Проектның төп максаты – халыкның экологик мәдәниятен формалаштыру, яшьләрнең игътибарын экология мәсьәләләренә җәлеп итү һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияләү. Проект Россия Федерациясенең 6 субъекты территориясендә гамәлгә ашырыла: Мәскәү, Вологда, Чиләбе һәм Воронеж өлкәләре, Кабарда-Балкар Республикасы һәм Татарстан Республикасы.

Татарстанда өмәне оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән, Идел-Кама табигать тыюлыгы белән берлектә «Чиста булачак!»  экологик хәрәкәте.

Ике сәгать дәвамында катнашучылар чүп җыеп кына калмадылар, ә тыюлык территориясен дә төзекләндерделәр. Барлыгы җыелган:

- 7 кг пластик;

- 5 кг металл;

- 8 кг пыяла.

Акция нәтиҗәләре буенча катнашучыларга рәхмәт хатлары, шулай ук чараны оештыручылардан һәм Идел-Кама дәүләт табигать тыюлыгыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International