Эшлекле очрашу барышында экология министры урынбасары Егор Тарнавский ведомство эшендә "Гидрокаскад" программа комплексы мәгълүматларының ничек кулланылуы турында сөйләде һәм экология һәм табигатьтән файдалану тармагының цифрлы платформасын эшләү буенча эшләр барышы турында җиткерде. Платформаның төп максатлары – әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшырту һәм халык яшәеше өчен уңай шартлар тудыру, Министрлык эшчәнлегенең ачыклыгын тәэмин итү һәм оператив җавап бирү.
Исегезгә төшерәбез, платформаны 3 ел элек эшли башлаганнар. ТР Экология министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин билгеләп үткәнчә, ведомствода «ТР Экологик картасы» геомәгълүмат системасы инде эшли, анда рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннарын, баткан судноларны, файдалы казылмалар чыгару өчен лицензияле һәм килешенгән участокларны ачык күрергә мөмкин, шулай ук Министрлык «Халык контроле» һәм «Мәктәп экопатруле» системасы белән дә эшли.
Тармакның яңа санлы платформасы 67% дәрәҗәсендә әзер. Декабрьдә аны апробацияли башлыйлар, ә киләсе елның беренче кварталында куллана башлау күздә тотыла.