Виктория Абрамченко Шәмәрдән авылында бозылган җирләрне торгызу эшләрен бәяләде

2023 елның 22 сентябре, җомга

Бүген вертолет очышы кысаларында Россия вице-премьеры Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның экология министры Александр Шадриков һәм Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белән бергә, Саба районының Шәмәрдән авылында рекультивацияләнгән җир кишәрлеген карап чыкты.  Татарстанда «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә 16 мең кв.метрдан артык мәйданда тупланган экологик зыян объекты юкка чыгарылды. Эшләргә 76,6 млн.сум акча юнәлтелгән.

Исегезгә төшерәбез, рекультивация нефтьле калдыклар туплану аркасында кирәк булды. Нефть битумы белән тутырылган дүрт котлован XX гасырның 90 елларында ук бөлгенлеккә төшкән завод урынында калган. Битум пычраклары һәм ныклы яман ис аңкып торган участок тимер юл һәм урман янында урнашкан. Ул агулы һәм бик куркыныч булган. Хәзер участок тулысынча торгызылган һәм яшелләндерелгән.

Шулай ук очыш барышында экология министры вице-премьерны шул ук авылда бозылган җирләрнең тагын бер участогын рекультивацияләү планнары белән таныштырды. Быел август аенда Хөкүмәт Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко Шәмәрдән авылындагы Завод урамындагы нефтьле пычраклары белән бозылган җирләрне торгызу чараларын «Чиста ил» федераль проектына кертүне килештерде. Эшләрне быел ук башларга планлаштыралар. Пычранган территориянең гомуми мәйданы – 4 746 м2.

Шәмәрдән авылында табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 6 мең авыл кешесе уңай үзгәрешләрне сизгән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International