«Чиста һава» операциясе кысаларында ТР Экология министрлыгы инспекторлары автоинспекторлар белән берлектә 5451 автомобильне тикшерделәр

2023 елның 8 сентябре, җомга

1 июньнән Татарстан Республикасында «Чиста һава» операциясе кысаларында Экология министрлыгы инспекторлары, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, 5451 транспорт чарасын тикшерделәр – бу – 4809 җиңел автомобиль, 118 йөк машинасы һәм 358 автобус. 147 автомобиль транспортыннан чыккан газларда пычраткыч матдәләр буенча нормадан артып китү очраклары ачыкланды. Бензин, дизель һәм газ моторлы двигательләрдәге автомашиналар тикшерелә. Татарстанда транспорт чараларының экологик куркынычсызлыгын тикшерү 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тикшерүләр Экология министрлыгының барлык территориаль идарәләре белән берлектә төп автомагистральләрдә, КПП һәм предприятиеләрдә бара. Быел куркыныч пычраткыч матдәләр күләменә ким дигәндә 6 мең автомобильне тикшерү планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, узган ел «Чиста һава» операциясе кысаларында автомобиль юлларында 6570 машина тикшерелгән, шуларның 183се газларда пычраткыч матдәләр чыгару нормативларына туры килмәгән.

Исегезгә төшерәбез, чараның төп максаты – автотранспорт чараларының газларында пычраткыч матдәләр күләме нормативлары үтәлешен контрольдә тоту һәм атмосфера һавасына автотранспортның тискәре йогынтысын кисәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International