Нәкъ 10 ел элек, 4 сентябрьдә, Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне һәм табигый ресурсларны саклау буенча беренче министры Анатолий Иванович Щеповских вафат булды. Экология министрлыгы ветераннары, ведомство хезмәткәрләре һәм ТР экология министры урынбасары Ольга Манидичева бүген атаклы эколог җирләнгән Лаеш районының Орел авыл җирлеге зиратында матәм митингы белән аны искә алдылар. Анатолий Иванович Щеповских үз юлын авыл мәктәбендә гади математика укытучысы булып башлый, аннан соң Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый. 1993 елда ул ТРның әйләнә-тирә мохитне һәм табигый ресурсларны саклау буенча беренче министры була. Щеповских җитәкчелегендә Татарстан табигатен саклауның бердәм системасы оештырыла башлый.
«Анатолий Иванович Щеповских идарә иткән елларда үсеш нокталары һәм өстенлекләре аңлаешлы система булдырыла. Аның эше – республиканың һәр кешесе һәм җитәкчесе өчен горурлык сәбәбе. Бу Татарстанның Кызыл китабын, Татарстанның Яшел китабын булдыру, махсус саклана торган табигый территорияләрнең дәүләт реестрын бастыру. Шулай ук кыр эшенә зур игътибар бирелә: ел саен «Нерест», «Охота», «Чиста һава» операцияләре үткәрелә. Истәлек һәм рәхмәт билгесе буларак, Татарстанның Экология министрлыгы тарафыннан махсус ведомство бүләге «А.И. Щеповских исемендәге медаль» булдырыла, ул табигатьне саклау эшендә аерым хезмәтләр өчен тапшырыла, ә 2015 елдан «Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе Анатолий Иванович Щеповских исемен йөртә», – дип билгеләп үтте экология министры урынбасары Ольга Манидичева.