ТР Экология министрлыгы АСКЗА ел башыннан Казанда 719 меңнән артык үлчәү үтәгән

2023 елның 11 августы, җомга

4-11 август көннәрендә һаваның пычрануын контрольдә тотучы биш автомат станциянең икесендә атмосфера һавасында күкөртле водород буенча ПДК артуы теркәлгән. Күкертле водород буенча рөхсәт ителгән концентрациянең артып китүе Осиново поселогында, «Салават Күпере» микрорайонында И.Шакиров урамы буенча 3 йорт адресында урнашкан АСКЗА-1 теркәлгән.

Теркәлгән мәгълүмат Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенә, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә һәм Казан районара табигатьне саклау прокуратурасына җибәрелгән.

Күчмә экологик лаборатория белән Казанның төньяк зонасына даими чыгу нәтиҗәләре буенча  «Ягодка» бакчачылык ширкәтендә бер арту очрагы ачыкланган. Инспекторлар пычрану чыганагын ачыклау буенча эш алып баралар.

Узган атнада башка станцияләр буенча пычраткыч матдәләр буенча арту очраклары теркәлмәгән.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2023 елның 11 августыннан 14 августына кадәр 18 сәгатьтән алып 18 сәгатькә кадәрге чорда Казан, Чаллы һәм Түбән Кама атмосфера һавасында пычраткыч матдәләр таралуы өчен начар булган 1 нче дәрәҗәле куркыныч метеорологик шартлар көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International