Безнең кебек бул! «ЭКОfest»та безнең белән бул!

2023 елның 11 августы, җомга

Инде иртәгә без Татарстан экологиясенә битараф булмаган кешеләрне беренче «ЭКОfest» яшьләр экология фестивалендә көтәбез.

Фестивальне оештыручылар сезне түбәндәгеләргә өйрәтәчәк:

- кибеткә экологик бару;

- экойорт төзү өчен тотрыклы материалларны дөрес итеп сайлау;

- калдыкларны фракцияләргә бүлү.

Шулай ук сез үзегезнең кастом киемен яки шопперыгызны ясый аласыз, стильле кабат кулланыла торган бахиллар тегә аласыз һәм үсемлек утырта аласыз.

Сезне җирле музыкантлар, биючеләр һәм ТЕД стилендәге «Табигать һәм мин» республика яшьләр конкурсында җиңүчеләр көтәчәк.

Ә без теләгән һәркемне 14:00 сәгатьтә Кремль яры буенда көтәчәкбез. Килегез, сезгә ошарга тиеш!

Оештыручылар – Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы. Проект ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Казан шәһәре Кремль яр буе администрациясе ярдәме белән  «Росмолодежь» яшьләр эшләре буенча федераль агентлык грантын кулланып тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International