2022 елның 1 сентябреннән «Шәхси мәгълүматлар турында» федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер операторлар Роскомнадзорга шәхси мәгълүматны эшкәртүнең башлануы яки гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итәргә тиеш. Мәгълүмат дәүләт һәм җәмәгать тәртибен саклау, транспорт иминлеге максатларында эшкәртелгән очраклар һәм оператор мәгълүматны автоматлаштыру чараларыннан башка гына эшкәрткән очраклар искәрмә булып тора.
Роскомнадзорның https://pd.rkn.gov.ru/operators-registry/notification/form/)/ порталында операторга Роскомнадзорның территориаль органына түбәндәге ысулларның берсе белән хәбәр итү һәм җибәрү мөмкинлеге бирелә:
- кәгазьдә,
- көчәйтелгән квалификацияле электрон имза кулланып, электрон рәвештә,
- электрон рәвештә ЕСИА аутентификация чараларын кулланып
Роскомнадзорның яңа формадагы хәбәр итүне билгеләүче боерыгы үз көченә кергәч, оператор шәхси мәгълүматларны эшкәртүне гамәлгә ашыручы операторлар реестрына элек тәкъдим ителгән мәгълүматларга үзгәрешләр кертү турында хәбәр җибәрә ала https://pd.rkn.gov.ru/operators-registry/notification/updateform/)/ .
Татарстан Республикасы территориясендә шәхси мәгълүматларны эшкәртүне гамәлгә ашыручы операторлар (843) 528-04-32 телефоны буенча хәбәр тутыру буенча консультация ала ала.