Татарстанда «Ел иреклесе» дигән һәрьеллык республика конкурсы башлана

2013 елның 29 августы, пәнҗешәмбе
        Бу конкурсны “Татарстан Республикасының иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге” региональ иҗтимагый яшьләр оешмасы, Татарстан Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме белән, социаль иреклелек хәрәкәте, иреклелек хәрәкәтен оештыру, Татарстанда иреклелек хәрәкәтен үстерү һәм яклау өлкәсендәге казанышларга һәм яңарышларга хөрмәт белдерү, аларны җәмгыятьтә таныту максатында үткәрә.
        Анда иреклеләр (волонтерлар), уку йортларында, яшьләр сәясәте, саулык саклау, социаль яклау, мәдәният оешмаларында, коммерциясез һәм коммерцияле оешмаларда эш итүче иреклелек хәрәкәте берләшмәләре (оешмалары), инициатив төркемнәр, гаиләләр катнаша ала.
       Конкурс ике этапта үткәрелә: читтән торып катнашлы этап – 2013 елның 1 сентябреннән 15 октябренә кадәр Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә, турыдан-туры катнашлы этап – 2013 елның 15 октябреннән 10 декабренә кадәр, шуннан соң йомгак ясау һәм бүләкләү тантанасы була.
       Конкурсның шартлары турында тулырак белешмәләрне һәм катнашуга гариза формасын http://dobrovolets.tatar.ru сайтыннан алырга мөмкин.
         Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International