Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта санитар-экологик икеайлыкка йомгак ясалды

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта санитар-экологик икеайлыкка йомгак ясалды. 1 апрельдән 31 майга кадәр республикада традицион рәвештә санитар-экологик икеайлык уза. Ике ай эчендә 5 меңнән артык чүплек ачыкланган, 90% диярлек инде юкка чыгарылган. Административ җаваплылыкка 1 849 хокук бозучы тартылган, 2,5 млн сумнан артык штраф салынган. Бу хакта бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин журналистларга хәбәр итте.

«Территорияне җыештыруда 700 меңгә якын кеше катнашты. 18 меңнән артык берәмлек техника җәлеп ителгән. Шулай ук Республиканы яшелләндерү буенча да актив эш бара. Муниципалитетлар 650 меңнән артык агач һәм куак утырттылар», - дип сөйләде Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин

Тулырак контроль өчен төрле патрульләү ысуллары кулланылган. Мәсәлән, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының юл яны полосалары тикшерелде. 69 хокук бозу очрагы ачыкланган. Территория мониторингы кысаларында шулай ук авиаочышлар узды. 104 хокук бозу теркәлгән. 102 хокук бозу «РЖД» ААҖ белән берлектә ачыкланган. Икеайлык барышында 300 мең кв.метр тимер юлның бүлеп бирелгән полосалары чистартылган.

Икеайлык барышында хокук бозуларны ачыклауның иң ачык мисалларының берсе – «Заовражье» бакчачылык ширкәтендә. Гудованцев урамындагы чокырны төзелеш калдыклары белән күмеп кую. Кисәтүләр буенча хокук бозучы чүплекне бетерү  буенча чаралар күрмәгән. Министрлык тарафыннан җир кишәрлекләре милекчеләренә карата дәгъва гаризасы әзерләнде. Зыян исәпләнгән. Тагын бер зур хокук бозу - Әки бистәсендәге җирләрнең 260 кв. м. артык мәйданда пычранган туфрак калдыклары белән пычрануы.

Ике ай эчендә барлык элемтә каналлары аша 5 меңгә якын мөрәҗәгать килгән. Күпчелек шикаятьләр чүплекләр. «Халык контроле» аша 262 хәбәр кергән һәм аларның барысы да оператив хәл ителмәгән. Мәсәлән, Лениногорск районы территориясендә бер елдан артык чүплек бетерелмәгән. Гомумән алганда, икеайлык яхшы күрсәткечләр белән узды. Иң яхшы районнар «Экояз 2023» конкурсы кысаларында билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International