X Нева халыкара экология конгрессының төбәк экология атналыгы кысаларында Татарстанда ике өмә, «Экодулкын» форумы һәм мәктәпләрдә экология дәресләре узды. Татарстанда төбәк экологик атна турында ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.
«Нева экология конгрессы алдыннан республикада төбәк экология атнасы игълан ителде. 20 майда безнең төбәктә «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында «Идел көне»нә багышланган өмә узды, — дип сөйләде министр урынбасары. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан акциядә 2019 елдан бирле актив катнаша һәм соңгы ике ел дәвамында алдынгы позициядә тора.
Моннан тыш, Татарстанда «Экодулкын» Татарстан Республикасы яшьләр экологик оешмаларының VII Республика форумы оештырылды. Анда Татарстан Республикасының 27 районыннан һәм 63 экология оешмасыннан 143 экоактивист катнашты. Форум кысаларында активистлар өчен белем бирү һәм дискуссия мәйданчыклары, тәҗрибә уртаклашу чаралары һәм экспертлар белән очрашулар оештырылды.
Министрлыкның территориаль идарәләре белгечләре мәктәпләрдә экология дәресләре үткәрделәр. Иң актив катнашучылар арасында Балтач, Азнакай һәм Алексеевск районнары бар. Түбән Камада «Пластикның икенче тормышы» дигән экология дәресләре үтте. «Түбән Кама нефть химиясе» хезмәткәрләре алтынчы сыйныф укучыларына полимерлар, аларны икенчел эшкәртү мөмкинлекләре һәм калдыкларны аерым җыю турында сөйләделәр.
Шулай ук Казан X Нева халыкара экология конгрессына багышланган «Үзеңнән соң җыештыр» бөтенроссия акциясенә кушылды. 160ка якын эковолонтер Казансу ярына чыкты һәм 100 капчык чүп-чар җыйды. Өмәдә катнашучылар белән турыдан-туры элемтәгә РФ Премьер-министры урынбасары Виктория Абрамченко һәм РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко чыкты.
«Туры элемтә вакытында безне флагман төбәге дип атадылар», — дип ассызыклады Егор Тарнавский.
Казан шәһәре пляжындагы өмә X Нева экология конгрессына багышланган Татарстанда экология атналыгының финал чарасы булды.