Юбилей, X Нева халыкараэ конгрессы бу көннәрдә Санкт-Петербургта уза. Монда БДБ илләре экспертлары табигый байлыкларны саклау һәм арттыру, экологик инициативаларны гамәлгә ашыру һәм глобаль үзгәрешләргә яраклашу мәсьәләләре турында фикер алышу өчен җыелды. Ике көн эчендә мәйданчыкта дистә ярымнан артык түгәрәк өстәл һәм панель дискуссияләр узачак. Татарстан Республикасын Нева конгрессында экология министры Александр Шадриков тәкъдим итте. Бүген ул «Су – киләчәкнең төп ресурсы» түгәрәк өстәлендә катнашты. Түгәрәк өстәлне Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Кириллов һәм РФ Федераль Җыены Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Митин алып барды. Фикер алышуның төп темалары: кешелекнең төп ихтыяҗы буларак су ресурслары, заманча икътисад һәм логистика факторы буларак су, «Север-Юг» халыкара транспорт коридоры һәм башкалар.
Шулай ук Конгресс кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министры үзенең коллегасы - Башкортстан экология министры Нияз Фазылов белән очрашты һәм Казахстан Экология һәм табигый байлыклар министры Зөлфия Сөләймәнова белән ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Александр Шадриков коллегасына Татарстан табигатьне саклау ведомствосы эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм республиканың әйләнә-тирә мохит торышын күзәтүнең территориаль системасы турында сөйләде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы башлыгы сүзләренчә, хезмәттәшлек өчен перспективалы юнәлешләр - ESG көн тәртибе, декарбонизация һәм углерод нейтралитетына ирешү мәсьәләләре. Зөлфия Сөләйманова билгеләп үткәнчә, Казахстан делегациясе киләчәктә тәҗрибә уртаклашу өчен Татарстанга килергә җыена.
Нева халыкара экология конгрессы ике елга бер тапкыр үткәрелә. Чараның бурычлары арасында табигатьтән файдалану һәм әйләнә - тирә мохитне саклау өлкәсендә законнарны камилләштерү, дәүләт хакимияте органнары, эшлекле даирәләр, мәгариф һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре, БДБ илләренең иҗтимагый оешмалары вәкилләре арасында диалог һәм тәҗрибә алмашуны үстерү.
Оештыручылар Россия Хөкүмәте һәм Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Федерация Советы, БДБда катнашучы дәүләтләрнең Парламентара Ассамблеясы, Россия экологик операторы.