Бүген 9 майга багышланган «Җиңү диктанты!» акциясендә йөзләгән татарстанлы катнашты.
Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына тарихи диктантны республиканың 216 мәйданчыгында яздылар. Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә диктантта катнашучыларны ТР экология министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге истәлекле акциянең төп максаты - фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыклары турында хәтерне саклап калу. «Җиңү диктанты!»на әзерлек һәм анда катнашу туган ил тарихын яхшырак белергә ярдәм итә. Бөек Ватан сугышы турында дөреслекне белү - ветераннар алдындагы бурычыбыз. «Мин хәтерлим, мин горурланам!» - дип әйтүнең тагын бер ысулы.
Исегезгә төшерәбез, «Җиңү диктанты!» 2019 елдан бирле үткәрелә. Диктант тест форматында уздырыла. 45 минут дәвамында анда катнашучылар Бөек Ватан сугышы тарихы һәм геройлары белән бәйле 25 биремне үтәргә тиеш. Акция «Безнең Җиңү» комитеты тарафыннан Россия тарихи җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм «Җиңү волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә оештырылды.