Төньяк регионда экология куркынычсызлыгы, табигый куллану һәм санитар-эпидемиологик торышы буенча Ведомство ара комиссия утырышы

2008 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның төньяк регионына Арча, Әтнә, Балтач һәм Кукмора районнары керә. Соңгы утырыштан соң җиде айдан артыграк вакыт  узды.

Анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, һава торышының  сыйфатлы яхшыртуы буенча тиешле чаралар ОАО “Кукмор металл савыт-сабалары” һәм ОАО “Киез басу производствасы комбинат”ында гына уздырылган.

Шуны да искәртеп үтик, регионның 46 предприятиясе арасында 18 дә генә чагыштырмача атмосферага зарарлы матдәләрнең  чыгарылуы проектлары бар.

Шулай ук автомобильләрнең саны арту сәбәпле атмосфераның торышы шактый какшый.

Республикабызның төньяк районнарында су ресурсларын саклау һәм куллану турында сөйләгәндә, шуны әйтергә кирәк, җир асты сулары бүгенге көндә бердәнбер эчәргә яраклы чыганак булып исәпләнә. Әлеге чыганакларны куллануда китә торган  төп хата – санитар нормаларны үтәмәү.

Муниципаль районнарның су куллану һәм су җитештерү буенча эшчәнлегенә тагын да тулырак  анализ Арча муниципаль районында  октябрь аенда узачак утырышта ясалачак.

Җир һәм табигый байлыклар белән рөхсәтсез куллану бүгенге көндә -  җитди проблема. Табигый байлыклар белән 700 артык  законсыз куллану очраклары күзәтелә.

Төп мәсьәләрнең берсе – биологик отходларны утилизацияләү, биотермик чокырлар төзү.

Әлеге муниципаль районнарда барысы 4,1 млн. сумлык 32 биотермик чокыр төзелгән,  2,6 млн. сумга биологик отходларны юкка чыгару буенча 8 җайланма сатып алынган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International