Экологлар Татарстанның ике районында һава сыйфатын тикшерде

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының  Ык буе территориаль идарәсе адресына Азнакай һәм Баулы районнарында яшәүчеләрдән шикаятьләр килде. Азнакай районында яшәүчеләр Актүбә шәһәр тибындагы поселокның Җәлил урамындагы 3нче һәм 5нче йортлар арасындагы начар исләргә зарланды., ә Баулы районы халкы Якты-Күл урамы районында һава сыйфаты буенча сорау белән мөрәҗәгать итте.

Һаваның торышын бәяләү өчен урыннарга Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары күчмә экологик лаборатория белән чыктылар. Мөрәҗәгатьләрдә күрсәтелгән нокталарда атмосфера һавасының автомат режимда махсус җиһазлар кулланып, пробалары сайлап алынган.

Анализлау нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китү ачыкланмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International