Казанда Үзәк өмә 29 апрельдә узачак

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Бу хакта бүген журналистларга брифингта ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте. Өмә 1 апрельдән игълан ителгән санитар-экологик икеайлыкның экваторы булачак.

«Икеайлык кысаларында 2022 елда каты көнкүреш калдыклары полигоннарына 510 мең кубометр чүп чыгарылган, чараларга 19 мең берәмлек техника җәлеп ителгән, 1,5 меңгә якын агач утыртылган. Республиканың 750 мең кешесе территорияләрне чүп-чардан җыештыру эшләрендә катнашкан. Быел без шулай ук татарстанлыларның ярдәменә өметләнәбез, чөнки төп чараларны безнең зур бәйрәм – Җиңү көнен лаеклы каршы алу өчен 9 майга кадәр тәмамларга кирәк», – дип билгеләп үтте Александр Шадриков.

Исегезгә төшерәбез, санитар икеайлык кысаларында Татарстанда «Экояз-2023» конкурсы да узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International