«Планетага ярдәм итү» - Россиянең экологик оешмалары акциясе. Алар бөтен дөнья буенча экологларга ярдәм итәргә, ресурсларны экономияләргә һәм экологик чиста мохиткә хөрмәт тәрбияләргә һәм «Планетага ярдәм итү» акциясен үткәрергә, яктыртуны сүндерергә, 25 мартта 20.30 сәгатьтә энергия куллануны бер сәгатькә киметергә чакыралар.
Экологларның белдерүе «Яшел патруль» гомумроссия иҗтимагый оешмасы сайтында басылып чыкты.
«Безнең җәмгыять, Россия экологик оешмалары, гомумән Россия беркайчан да дөнья экологик һәм климат проблемаларыннан читтә калмады: бу өлкәдә безнең уртак мәнфәгатьләребез бар һәм без һәрвакыт безнең белән барырга әзер булганнар өчен ачык. Россиянең халыкара акциядә катнашуы шулай ук ил җитәкчелегенең тулаем экологик тематикага тугрылыгын ассызыклый», - диелә белдерүдә.
Татарстанда акция уздыру вакытына «Казан Кремле» музей-тыюлыгы», Казан Ратушасы, Мэрия, министрлык һәм ведомство биналары, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнары театрлары, дәүләт учреждениеләре һәм администрацияләре яктыртуны сүндерәчәкләр.