Электрон Мактау тактасына кертү өчен Татарстанда дәүләт гражданлык хезмәткәрләре билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан иң яхшы дәүләт хезмәткәрләре исемлегенә Министрлыкның әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе башлыгы Альберт Шубин керде.
Электрон Мактау тактасын төзүнең төп максаты Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтенең абруен күтәрү һәм республика дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри хезмәт эшчәнлегендәге казанышларны иҗтимагый тану.
Экология министрлыгы коллективы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон Мактау тактасына кертелгән барлык дәүләт хезмәткәрләрен котлый, аларга һөнәри өлкәдә уңышлар телибез.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон Мактау тактасы «Татарстан Республикасы рәсми порталы» дәүләт мәгълүмат системасы дәсоставына керүче «Дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт» сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.tatarstan.ru/doska-pocheta.