Экологлар Казанда Гудованцев урамындагы чокырда санкцияләнмәгән чүплек турында халыкның шикаятьләрен тикшерделәр

2023 елның 17 марты, җомга

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе адресына Казанның Авиатөзелеш районындагы «Заовражье» коммерцияле булмаган бакчачылык  ширкәте территориясендә урнашкан Гудованцев урамындагы 51 нче йорт янындагы чокырны  күмү турында күпсанлы мөрәҗәгатьләр килә.

Министрлыкның дәүләт инспекторлары бу территориягә барып тикшерү үткәргән. Рейд барышында табигатьне саклау законнарын бозу ачыкланган, ә атап әйткәндә, гомуми мәйданы 213 кв.м. булган мәйданда 1065 куб м  күләмдә җыештырудан һәм бина җимерүдән калган   чүп-чар калдыкларын урнаштыру.

Әлеге факт буенча җир кишәрлекләре милекчеләре адресына мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында кисәтүләр җибәрелгән. Әлеге таләпләр үтәлмәгән очракта, хокук бозучыларга карата дәгъва характерындагы чаралар кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International