Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы махсус сакланылучы табигать территорияләре турындагы кануннарның ничек үтәлүен тикшерде

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Прокуратура хәбәре буенча, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы территориясендә «Түбән Кама» милли паркы чикләрендә законны бозып, капиталь төзелеш объекты - «Алабуга»ның Кама елгасындагы «Проекты и логистика» ҖЧҖ компаниясенә караган йөк причалында койма төзелгән. Тикшерү барышында шулай ук милли парк территориясе аша инертлы материалларны (ком, вак таш һ.б.) күчереп йөртү башкарылганы ачыкланган.

Закон бозуларны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры милли парк җитәкчесенә паркны саклау өлкәсендә тиешле дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү, аны хуҗалык эшчәнлеге алып бару өчен куллану фактларын  булдырмау таләбе белән күрсәтмә кертелде.

Прокурор җавабы актын карау нәтиҗәләре буенча «Түбән Кама» милли паркы» ФДБУнең дәүләт инспекторы дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Учреждение администрациясе тарафыннан махсус сакланылучы табигать территориясе режимын бозуларны ачыклау буенча чаралар көчәйтелде, шулай ук җир кишәрлегеннән законсыз төзелгән койманы  сүтү кирәклеге турында причал хуҗасына таләп тапшырылды.

Закон бозуларны бетерү табигатьне саклау прокуратурасы контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International