«Экологик культура. Тынычлык һәм татулык» Халыкара проектында катнашуга гариза биреп өлгер

2023 елның 14 марты, сишәмбе

«Экологик культура. Тынычлык һәм татулык» Халыкара проекты ел  саен 2012 башлап  В.И. Вернадский исемендәге фонд тарафыннан уздырыла. Чара экологик культураны формалаштыру һәм үстерү өлкәсендә гамәли кулланылышы булган проектларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Гамәлгә ашырылган проектлар белән заявкалар РФ территориясендә һәм аннан читтә эшчәнлек алып баручы физик затлардан һәм оешмалардан кабул ителә. Гаризаны 30 апрельгә кадәр бирергә мөмкин.

Проект түбәндәге 6 номинация буенча уздырыла:

∙ «Экобелем» — барлык дәрәҗәдәге белем бирү оешмалары чакырыла.

∙ «Экоагарту» — белем бирү эшчәнлеге киң аудиториягә юнәлтелгән оешмалар һәм аерым гражданнар чакырыла.

∙ «Граждан экоинициативалары» — шәхси экологик проектны гамәлгә керткән битараф булмаган гражданнар чакырыла.

∙ «Экология рупоры:ММЧ» — үз экологик проектын гамәлгә ашырган массакүләм мәгълүмат чаралары чакырыла.

∙ «Тотрыклы бизнес» — кече һәм урта бизнес, стартаплар, шулай ук эре бизнесның структур бүлекчәләре чакырыла.

∙ «Экотуризм» — эшчәнлеге тотрыклы туризмны популярлаштыруга һәм оештыруга юнәлтелгән оешмалар һәм компанияләр чакырыла.

Барлык 6 номинация экологик культураны формалаштыру һәм «Экология» өстенлекле илкүләм проектын нәтиҗәле гамәлгә ашыруга өлеш кертә алган перспектив проектларны ачыклау өлкәсендәге кайбер бурычларны чагылдыра.

«Экологик культура. Тынычлык һәм татулык» проектының рәсми сайтында танышырга була http://vernadsky.ru/de/proekty/mir-i-soglasie.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International