Экологлар Тукай районы авылында сыек калдыкларны законсыз ташлау очрагын ачыклаган

2023 елның 14 марты, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгына Чыршылы авылындагы авыл хуҗалыгы кырларына сыек калдыклар агызу турында хәбәр килде.

ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары, Росприроднадзор хезмәткәрләре белән берлектә, урынга оператив рәвештә чыктылар. Тикшерү барышында агызу факты расланды. Туфракның пычрануы «Камский бекон» ҖЧҖ сыек калдыкларны агызу  торбасының герметизациясе бозылу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Пычранган агымнарның су объектына эләгүен булдырмас өчен «Камский бекон» ҖЧҖ хезмәткәрләре агу урынын чистарткан. Росприроднадзор лабораториясе белгечләре туфрак пробаларын сайлап алды.

«Камский Бекон» предприятиесе федераль дәүләт экология күзәтчелеге карамагында булганга, әлеге факт буенча барлык материаллар Табигать күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсенә җавап бирү чараларын кабул итү өчен тапшырылды.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, бүген Татарстан Республикасы Кама буе территориаль идарә белгечләре кабат урынга чыктылар. Территория тикшерелгәндә су объектына сыек калдыклар эләгү куркынычы юк иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International