«Салават Күпере» микрорайонында һаваны контрольдә тотуның яңа станциясе 3000нән артык проба алды

2023 елның 10 марты, җомга

Март башыннан атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның яңа автомат станциясе (алга таба - АСКЗА) пычраткыч матдәләргә 3000нән артык үлчәм үткәргән. Әлеге станция углерод оксиды, аммиак, азот оксиды, азот диоксиды, күкертле водород  һәм күкерт диоксиды кебек пычраткыч матдәләрнең һавадагы торышын тикшереп тора. Атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның яңа автомат станциясе урнаштырылган җиһазлар атмосфера һавасындагы пычраткыч матдәләр концентрациясенең өзлексез үлчәнешләрен тәэмин итә.

Илһам Шакиров проспекты 3г йорт адресы буенча «188 нче лицей» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе территориясендә урнашкан Атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның яңа автомат станциясе нәтиҗәләре буенча 1 марттан алып 10 нчы мартка кадәр атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясе артуы теркәлмәгән. Исегезгә төшерәбез, узган ел һәм агымдагы ел башында Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында, шулай ук «Салават Күпере»ТКсы районында гражданнарның атмосфера һавасы сыйфаты буенча мөрәҗәгатьләренең артуы теркәлгән. 2022 елда 200дән артык мөрәҗәгать килгән, ә 2023 ел башыннан бары тик Киров районы халкыннан гына 137 мөрәҗәгать кергән.

Экология министрлыгы, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, атмосфера һавасы пробаларын сайлап алу өчен, шул исәптән «Салават Күпере»торак комплексында яшәүчеләр катнашында да урынга чыкты. Маршрут тикшерүләре мәгълүматлары нигезендә прокуратура белән бергә тикшерүләр уздырылган. Атмосфера һавасын периодик пычратуның потенциаль чыганакларын билгеләү өчен территорияләргә чыгу һәм маршрут буенча тикшерүләр уздырылды. Төп потенциаль чыганаклар өч предприятие булырга мөмкин, шул исәптән «ПЖКХ» ИКнең Химическая урамындагы каты көнкүреш калдыклары полигоны. Барлык 3 объект турында мәгълүматлар Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы белән берлектә тикшерү үткәрү өчен Идел-Кама төбәкара Росприроднадзор идарәсенә тапшырылды.

Атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның  автомат станциясе урыны Казан атмосфера һавасын пычратуның җыелма исәпләүләре нигезендә сайлап алынды. Автоматик үлчәүләр һәм сайлап алынган урын онлайн режимда якындагы предприятиеләр һәм объектларның, шул исәптән «Казаноргсинтез» ГАҖ, «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ  каты көнкүреш калдыклары полигоны һәм башкаларның йогынтысы зонасында атмосфера һавасының сыйфатын күзәтергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International