«Сколково» технопаркында «Чиста ил» халыкара форум-күргәзмәсе уза - «Экология» илкүләм проектын хуплауда мөһим вакыйга. Форумны оештыручы - Россия Табигать ресурслары министрлыгы катнашында «Чиста ил» ассоциациясе.
Бүген түгәрәк өстәл артында Россия төбәкләре вәкилләре, экспертлар һәм оештыручылар «Экология» илкүләм проектын алга таба гамәлгә ашыру буенча төп мәсьәләләр һәм планнар турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә чыгыш ясап, экология министры урынбасары Егор Тарнавский билгеләп үткәнчә, «Иделне савыктыру» федераль проекты - төп һәм аеруча капитал таләп итә торган проектларның берсе.
Ул әлеге федераль проект кысаларында Татарстанда гамәлгә ашырыла торган чараларга җентекләп тукталды. Әйтик, 2021 елда, Россия Табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән, Куйбышев сусаклагычындагы су саклау зонасында урнашкан зур экологик зыян объектын - Казанның биологик чистарту корылмаларының ләмле кырларын бетерү буенча уникаль проектны гамәлгә ашыру башланды. Ярты гасыр эчендә 100 гектарга якын мәйданда 4 млн. куб. метр ләм утырымы тупланган.
«Иделгә тискәре йогынты ясый торган тагын бер эре объект булып Озерное ятмасының торбаүткәргечләре тора. Алар сусаклагыч биеклеге күтәрелгәннән соң су астында калган һәм Татарстан Республикасының елгасына гына түгел, халыкның дүрттән бер өлешенә дә куркыныч яный алган. Торба үткәргечләрне сүтү эшләренең бәясе 930,5 млн сум тәшкил итә, шуларның 200 млн сумы - "РИТЭК" ҖЧҖнең бюджеттан тыш финанславы,» - дип билгеләп үтте министр урынбасары.
«Безнең төп максат - Иделгә китерелгән пычранган сулар өлешенең 3 тапкырга кимүе. Без илебезнең барлык халкы өчен иң яхшы экологик киләчәкне тәэмин итү өчен бу елгага дистә еллар буе килгән зыянны минимальләштерергә тиеш », - дип йомгаклады Егор Тарнавский.
«Иделне сәламәтләндерү» һәм «Уникаль су объектларын саклап калу» федераль проектларының проект офислары җитәкчесе Ольга Лопатина Экология министрлыгына аерым рәхмәт белдерде һәм безнең ведомствога чараларны вакытыннан алда башлап җибәрүләре һәм Иделгә куркыныч тудыручы тупланган зыянны бетерү буенча әзерлекнең югары дәрәҗәсе - ул ләм кырлары һәм торбаүткәргечләрне демонтажлау өчен рәхмәт белдерде.