Бүген без Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы Роза Җәүдәт кызы Салихова турында сөйләячәкбез. «Ташкент медицина институтына укырга кергәч, минем нәрсә белән шөгыльләнәчәгемне уйлап та карамадым, әмма беренче дәресләрдән соң ук санитария, гигиена һәм эпидемиология белгечлеге миңа ни өчен кирәклеген аңлый башладым», - дип үз хатирәләре белән уртаклаша Роза Салихова.
1983 елда институтны тәмамлаганнан соң . ул санитар табиб булып эшли башлый. Шул вакыттан алып Роза Җәүдәт кызы экологик мәсьәләләрне хәл итә, халыкка консультация бирә һәм Татарстан районнарында әйләнә-тирәлеккә социаль-гигиена мониторингын алып бара. Хезмәттәшләре аны фидакарьлеге, эчкерсезлеге һәм профессиональлеге өчен хөрмәт итәләр. Үзенең һөнәри уңышлары өчен сәхифәбез герое 2022 елда «ЭКОлидер» конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды.
Ә быел Роза Салихованың хезмәт юбилее! Менә инде 40 ел ул кешеләр һәм әйләнә-тирә дөнья файдасына эшли! Әйдәгез бергәләп, әлеге бәяләп бетергесез хезмәт өчен рәхмәт белдерик һәм аңа сәламәтлек , эшендә уңышлар телик!