Педагогика көллияте студентлары һәм экологлар Казан шәһәренең балалар бакчасында гамәли семинарда катнашты

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

42 нче балалар бакчасында Казан педагогика көллияте студентлары өчен ачык гамәли семинар узды. Семинар кунаклары  - ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре.

Махсус бу көнгә балалар «Әйдәгез табигатьне саклыйк!» дип исемләнгән экологик бәйрәм әзерләделәр һәм кунаклар өчен кулдан ясалган дидактик уеннар, кул эшләре  күргәзмәсенә  экскурсия үткәрделәр.

Тәрбиячеләр үзләренең булачак хезмәттәшләренә - көллият студентларына мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия формаларын күрсәттеләр. «Мондый чаралар экологларны, педагогларны, студентларны һәм тәрбияләнүчеләрне берләштерә, шулай ук ышаныч атмосферасы тудыра», - дип билгеләп үтә Үзәк территориаль идарәсе инспекторы Нәргизә Галимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International