Министрлык белгечләре, күчмә экологик лабораторияне җәлеп итеп, атмосфера һавасын сайлап алу өчен якынча 50 мәртәбә урыннарга чыктылар, шул исәптән «Салават Күпере» торак комплексында яшәүчеләр катнашында да. Бүген «Татмедиа» матбугат конференциясендә Россия Табигать күзәтчелеге Төбәкара идарәсе белән берлектә үткәрелгән анализ һәм эш нәтиҗәләре турында журналистларга да сөйләделәр.
«Узган ел Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында, шулай ук Зеленодольск муниципаль районындагы Осиново торак пункты районында гражданнарның атмосфера һавасы сыйфатына кагылышлы мөрәҗәгатьләре күбәйде. Сүз «Салават Күпере» торак комплексы турында бара. Бер ел эчендә гражданнардан 200дән артык мөрәҗәгать керде», — дип билгеләп үтте экология министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов. Ул барлык мөрәҗәгатьләрнең дә каралуын, җавап чаралары күрелүен билгеләп үтте. Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе хезмәткәрләре белән бергә атмосфера һавасына пробалар алынган. Барлыгы 12 төнге һәм 27 көндезге рейд башкарылган, шул исәптән «Салават Күпере» торак комплексында яшәүчеләр катнашында да. 147 мөрәҗәгать Роспотребнадзорның ТР идарәсенә җибәрелгән.
«Шикаятьләр селитеб (торак) зонасында һава сыйфатына кагылышлы булганлыктан, без бу мөрәҗәгатьләрне Роспотребнадзорга юнәлттек. Шикаятьләрне шулай ук Росприроднадзор белән берлектә карадык – бу күчмә лаборатория белән берничә тапкыр урынга чыгу, онлайн режимда пробалар алынды һәм нәтиҗәләре күрсәтелде. Әлеге маршрут тикшерүләре нигезендә прокуратура белән берлектә тикшерүләр үткәрелде. Гражданнардан мөрәҗәгатьләр килеп тора, алар азрак, әмма бар әле», — дип ассызыклады Айрат Шиһапов.
Шикаятьләр нәтиҗәсендә тикшерүләр үткәрелде. Тикшерүләр нәтиҗәсендә Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе башлыгы Фаяз Шакиров хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, дүрт предприятиедә һаваны саклау турындагы законнарны бозу очраклары ачыкланган. Кайберәүләрнең начар һава шартлары көннәрендә чаралар планы юк. «Ә бу начар метеорологик шартлар чорында атмосфера һавасын пычратуның бер сәбәбе булырга мөмкин», — дип аңлатты Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсе башлыгы. Аның сүзләренчә, Казанның Авиатөзелеш районындагы начар ис «ПЖКХ» идарәче компаниясе белән бәйле. Предприятиедә берничә бозу очрагы ачыкланган һәм формальдегид буенча 1,5 тапкыр һәм күкертле водород буенча 2,3 тапкырга артып китүләр булуы билгеләнгән. Хәзерге вакытта предприятие Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.1 ст., 8.2 ст. 4 өлеше һәм 8.4 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган.
Моннан тыш, 2021 елның 31 мартына кадәр пычраткыч матдәләр чыгаруга билгеләнгән нормативларсыз хуҗалык эшчәнлеген гамәлгә ашырган өчен, «ПЖКХ» ИК ҖЧҖ төбәк операторы адресына пычраткыч матдәләр чыгарган өчен 18,9 млн. сумлык түләү таләбе дә куелган. Хәзерге вакытта идарәнең дәгъваларын Татарстан Республикасы Арбитраж суды карый.