Бүген Ведомствоара эшче төркем утырышында Идел-Кама каскады сусаклагычларының яңа эш режимнары турында фикер алыштылар

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Росводресурсы тарафыннан Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча ведомствоара эш төркеменең быел беренче утырышы уздырылды. Татарстан Республикасын ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм «Татэнерго» АҖ вәкиле катнашты.

Утырышта шулай ук Росрыболовство, Росморречфлот, Россия ГТХМ, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Табигать министрлыгы, Росгидромет һәм башка ведомство вәкилләре, Ярославль, Түбән Новгород, Самара, Волгоград, Әстерхан һәм башка өлкәләрнең башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.

Утырышта 21 гыйнвардан 10 февральгә кадәр Идел-Кама каскады сусаклагычлары гидроузлларының эш режимнарын билгеләү мәсьәләсе каралды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2022 елның 11 декабреннән быелның 16 гыйнварына кадәр сусаклагыч акрынлап тәүлегенә 1 см тирәсе интенсивлык белән эшләгән.

Росводресурсы Куйбышев сусаклагычының уртача эш режимын су агызу күләмен секундына 4800±100 куб.м белән озайтырга тәкъдим итте.

Идел-Кама каскады бассейнындагы гидрологик һәм су хуҗалыгы торышын исәпкә алып, Министрлык Росводресурсы тәкъдим иткән гидроузелларның эш режимын хуплады. Сусаклагычларның гидротехник узелларның билгеләнгән эш режимнары Росводресурсының рәсми сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International